Яратканым (икенче вариант)

Хәерле иртә теләп елмайганда
Шундый рәхәт була күңелгә.
Әйтерсең лә аның карашыннан
Язлар моңы үзе түгелә.

Яратканым янәшәмдә,
Яратканым һәрчак янымда.
Мин ышанам: гомер буйларында
Бәхетле яшәрбез тагын да.

Иңнәрне иңгә куеп атлаганда,
Бер шатлыкны ике иткәндә,
Карашлардан аңлап яшәү кирәк
Якты киләчәкне көткәндә.

Яратканым янәшәмдә,
Яратканым һәрчак янымда.
Мин ышанам: гомер буйларында
Бәхетле яшәрбез тагын да.

Мәхаббәт диеп янган йөрәкләргә
Сабырлыкны бирсен бер Ходай.
Бергә булуның кадерен белеп
Тормыш юлын үтәрбез шулай.

Яратканым янәшәмдә,
Яратканым һәрчак янымда.
Мин ышанам: гомер буйларында
Бәхетле яшәрбез тагын да.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 3 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »