Китеп барам

Категория: көе сүзләре

Китеп барам синнән бөтенләйгә,
Эзләремне күмә тузаннар.
Бу юллардан синең белән бергә
Ничә тапкыр икәү узган бар.

Китеп барам, соңгы мәхаббәтем,
Ялгыз гына, дәшми, тын гына.
Безнең сердәш пар наратлар гына
Кушылырлар күңел моңына.

Китеп барам, әммә җиңелме соң
Мәхаббәттән китү яратып.
Онытырмын, вакыт дәва диләр,
Синсез дә кич җитәр, таң атыр.

Китеп барам, соңгы мәхаббәтем,
Ялгыз гына, дәшми, тын гына.
Безнең сердәш пар наратлар гына
Кушылырлар күңел моңына.

Китеп барам, туктамассың, беләм.
Мин үзем дә инде туктамам.
Яраларын бәйлим йөрәгемнең,
Янып бетте синең утлардан.

Китеп барам, соңгы мәхаббәтем,
Ялгыз гына, дәшми, тын гына.
Безнең сердәш пар наратлар гына
Кушылырлар күңел моңына.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 6 (1 голос)
Бу җыр , репертуарында бар
« »