Аккошлар (икенче вариант)

Аккошлар да быел күлгә
Нигәдер килмәгәннәр.
Әллә инде, соң алар да
Сиңа үпкәләгәннәр…
Алар да сизгәннәр микән
Ташлап китүләреңне,
Чарасыздан, ирексездән,
Минем көтүләремне…

Эзләмә син аккошларны,
Алар ялгыз торалмый.
Ялгыз гына ул бер үзе
Аккош оя коралмый.
Эзләмә син аккошларны,
Алар ялгыз торалмый.
Әллә нидән сагыш булып
Керәсең күңелләргә.

Күрә калсам аккошларны,
Сөйләрмен серләремне.
Пар аккошлы күлләремне
Сагынып йөргәнемне.
Кайтсыннар алар күлемә,
Өмет салып күңелгә.
Бик кыен булса да менә
Түзәм әле бүгенгә…

Эзләмә син аккошларны,
Алар ялгыз торалмый.
Ялгыз гына ул бер үзе
Аккош оя коралмый.
Эзләмә син аккошларны,
Алар ялгыз торалмый.
Әллә нидән сагыш булып
Керәсең күңелләргә.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 6 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »