Син туганда, балакаем,
Яңа йолдыз кабынды.
Әниең белән көттек без,
Бик озак шул ал таңны.
Ничек синсез яшәгәнбез
Бу якты дөньяларда?
Син яңарттың бәхетләрне,
Колынчагым, кыз бала.
Кызым, сине кояш үзе
Иртән торып уята.
Керфекләрең арасында
Бар җиһан сулыш ала.
Ялтыр ай сиңа омтыла
Баештан таңга тикле.
Нурларын сибеп югала,
Чибәрлегең шул тиклем.
Туган көннән туеңача,
Сакладык җил-давылдан.
Сине бүген озатабыз
Yз аллы тормышыңа.
Фәрештәлэр канат кагып
Торсын баш очларыңда.
Тик бәхетләр, тик шатлыклар
Юлдаш булсын юлыңда.
Кызым, сине кояш үзе
Иртән торып уята.
Керфекләрең арасында
Бар җиһан сулыш ала.
Ялтыр ай сиңа омтыла
Баештан таңга тикле.
Нурларын сибеп югала,
Чибәрлегең шул тиклем.
Әниеңнең яшь чагыдай
Торасың күз алдымда.
Аныкыдай карашларың,
Хәтерләтә бар(ы)сын да.
Горурлык та, сагыш та бар,
Күз яшьләрең дә безнең.
Кайчан гына үсеп җиттең,
Син, колынчагым минем.