Ак роза

Син диепләр утка керәм,
Агып китәм суларга.
Бер кочак чәчкәләр тотып,
Чыгам килер юлларга.

Розалардан ак гөлләмә,
Сөю — һәрбер таҗында.
Сиңа дигән назлы хисләр
Чәчәк аткан җанымда.

Назлы гөлләмәләр сиңа,
Сиңа олы хөрмәтем.
Тормышымны гөлләр иткән
Син — минем мәхаббәтем.

Розалардан ак гөлләмә,
Сөю — һәрбер таҗында.
Сиңа дигән назлы хисләр
Чәчәк аткан җанымда.

Аңларсың син барысын да,
Күземә бер карасаң.
Бар нәрсәдән артык күреп,
Мин бит сине яратам.

Розалардан ак гөлләмә,
Сөю — һәрбер таҗында.
Сиңа дигән назлы хисләр
Чәчәк аткан җанымда.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 5 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »