Ак розалар (икенче вариант)

Безнең тормыш — дингез, ярлары — гөлбакча,
Мәхаббәт кояшы чыкса, чәчәкләр йөзен ача.
Сөю бакчасында назлы роза гөлем,
Кайда, кайларда йөрсәм дә, синең янда күңелем.

Ак розалар — саф хисләр,
Кызыллары — мәхаббәт.
Булганың өчен янымда
Чәчкә-гөлем, мең рәхмәт!

Өзмим сарыларын, кагылмыйм аларга,
Синең ис(е)меңне кушам җырлый торган җырларга.
Тиңләп чәчкәләргә, яратам үзеңне,
Кхреп торсын күзләрем ай-кояш йөзлэреңне!

Ак розалар — саф хисләр,
Кызыллары — мәхаббәт.
Булганың өчен янымда
Чәчкә-гөлем, мең рәхмәт!

Безнең тормыш — дингез, ярлары — гөлбакча,
Мәхаббәт кояшы чыкса, чәчәкләр йөзен ача.
Сөю бакчасында назлы роза гөлем,
Кайда, кайларда йөрсәм дә, синең янда күңелем.

Ак розалар — саф хисләр,
Кызыллары — мәхаббәт.
Булганың өчен янымда
Чәчкә-гөлем, мең рәхмәт!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 6 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »