Йөрәгем түзә, күңелем түзми,
Дөньяны гизеп, ул сине эзли.
Ниләр югалткан тик синдә күңел,
Сәбәпләрен бит аңларлык түгел.
Әйтче сәбәбен, әгәр син белсәң:
Ник соң күңелем сиңа бәйләнгән?
Синең исемең күңелем өчен
Серле бер моңга ник соң әйләнгән?
Йөрәгем түзә, күңелем түзми,
Яшәү ямьнәрен ник синдә эзли.
Юлларымнан мин сине югалтмам,
Күңелкәеңне һичбер борчытмам.
Әйтче сәбәбен, әгәр син белсәң:
Ник соң күңелем сиңа бәйләнгән?
Синең исемең күңелем өчен
Серле бер моңга ник соң әйләнгән?
Йөрәгем түзә, күңелем түзми
Дөньяны гизеп, бер сине эзли.
Бары син үзең сизмисең генә
Сөю укларын йөрәккәемдә.
Әйтче сәбәбен, әгәр син белсәң:
Ник соң күңелем сиңа бәйләнгән?
Синең исемең күңелем өчен
Серле бер моңга ник соң әйләнгән?