Син китәсе, мин аңладым инде,
Туктатырга сине юк хакым.
Мин бит сине бар йөрәгем белән
Язгы гөлдэй сөеп яраттым.
Барын аңлап, йогылып бәгъремә,
Кысылып кына чыкты яшьләрем.
Бу яшерен серле сөю иде,
Һәм без белә идек наз тәмен.
Үзең белән минем сөюемне,
Бар назыңны китәсең алып.
Җәйләремә төште мәллә кырау?
Калды кебек гомер тукталып.
Барын аңлап, йогылып бәгъремә,
Кысылып кына чыкты яшьләрем.
Бу яшерен серле сөю иде,
Һәм без белә идек наз тәмен.
Син китәсең инде, бер ялгызың
Каласың дип язмышым дәшә.
Син яшьлегең тугаена киттең,
Минем җәем көзгә янәшә.
Барын аңлап, йогылып бәгъремә,
Кысылып кына чыкты яшьләрем.
Бу яшерен серле сөю иде,
Һәм без белә идек наз тәмен.