Сине уйлап шулай үтәр микән
Язым, көзем, кышым, җәйләрем?
Гомерләрне бушка уздырмыйча,
Кушылыйк без, җаным, әйдә әле.
Чәчләреңнән килә иркәлисе,
Җаным диеп сиңа дәшәсем.
Бар җиһанга килә кычкырасым,
Барлык парлар шулай яшәсен.
Җитми миңа синең карашларың,
Елмаюың килә күрәсем.
Синең белән генә гомер итеп,
Сине генә килә сөясем.
Чәчләреңнән килә иркәлисе,
Җаным диеп сиңа дәшәсем.
Бар җиһанга килә кычкырасым,
Барлык парлар шулай яшәсен.
Төшләремә минем син керәсең,
Кочагыңа алып дәшәсең.
Йөрәгем еш тибә сине күрсәм,
Сине шундый килә үбәсем.
Чәчләреңнән килә иркәлисе,
Җаным диеп сиңа дәшәсем.
Бар җиһанга килә кычкырасым,
Барлык парлар шулай яшәсен.
