Яннарымда нигә калмадың

Әллә уйлап, әллә уйламыйча,
Яратмыйм диеп миңа эндәштең.
Эндәштең дә яннан китеп бардың,
Мин ялгызым калып әрләштем,
Мин ялгызым калып әрләштем…

Яннарымда, нигә яннарымда,
Яннарымда нигә калмадың?
Син бит мине генә түгел, яратмыйм дип
Үз-үзеңне хәтта алдадың,
Үз-үзеңне хәтта алдадың…

Әллә уйнап, әллә уйнамыйча,
Аның муенына сарылдың.
Сарылдың да аның кочагына,
Өзелеп-өзелеп мине сагындың,
Өзелеп-өзелеп мине сагындың…

Яннарымда, нигә яннарымда,
Яннарымда нигә калмадың?
Син бит мине генә түгел, яратмыйм дип
Үз-үзеңне хәтта алдадың,
Үз-үзеңне хәтта алдадың…

Әллә чынлап, әллә юри инде,
Мин җырлаган җырны җырлыйсың.
Җырлыйсың да бергә булганнарны
Исләреңә алып елыйсың,
Исләреңә алып елыйсың…

Яннарымда, нигә яннарымда,
Яннарымда нигә калмадың?
Син бит мине генә түгел, яратмыйм дип
Үз-үзеңне хәтта алдадың,
Үз-үзеңне хәтта алдадың…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 2 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »