Без бит һаман малай-шалайлар

Категория: көе сүзләре

Бер утырып хыял урманына,
Юллар алып туган якларга,
Куып үскән безнең тубыбызны
Тәгәрәттем малай чакларга,
Тәгәрәттем, тәгәрәттем,
Тәгәрәттем малай чакларга…

Бер гөрләшеп үтеп урамнардан,
Ямь өстәек туган якларга.
Дәрт-дәрманнар алып без яшәек,
Ешрак кайтып малай чакларга.

Үтәек без кичеп күлләвекләр,
Иярсеннәр, әйдә, малайлар.
Без бит әле һаман шул малайлар,
Без бит һаман малай-шалайлар,
Без бит һаман, без бит һаман,
Без бит һаман малай-шалайлар…

Бер гөрләшеп үтеп урамнардан,
Ямь өстәек туган якларга.
Дәрт-дәрманнар алып без яшәек,
Ешрак кайтып малай чакларга.

Дусларымнан аермасын Ходай,
Һәр дусым да миңа кадерле.
Малай чагым, дустым гына дусым
Кадерледән икән кадерле,
Кадерледән, кадерледән,
Кадерледән икән кадерле…

Бер гөрләшеп үтеп урамнардан,
Ямь өстәек туган якларга.
Дәрт-дәрманнар алып без яшәек,
Ешрак кайтып малай чакларга.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »