Идел кызы — мәхаббәтем,
Ефәк кебек чәчләрең.
Җан сөйгәнем, назлы ярым,
Ничек синең хәлләрең?
Алтынчәчем, кыйгач кашым,
Син карама ятларга.
Тиздән алып кайтып китәм
Үзем торган якларга.
Шаян синең көләч йөзең,
Сөям дигән сүзләрең.
Оныта алмый сагынамын
Тулган айдай йөзләрең.
Алтынчәчем, кыйгач кашым,
Син карама ятларга.
Тиздән алып кайтып китәм
Үзем торган якларга.
Алтын сыман чәчләреңне
Чишмәләрдә юарсың.
Бирмәм сине чит-ятларга,
Бар(ы)бер үз(е)мә булырсың.
Алтынчәчем, кыйгач кашым,
Син карама ятларга.
Тиздән алып кайтып китәм
Үзем торган якларга.
Бу җыр Әнвәр Нургалиев репертуарында бар
Добавлено tatassr в СБ, 28/09/2024 - 21:48
«
»
