Бу фани дөньяга бер генә килгәнбез,
Китәсе hәркемгә билгеле.
Шуңа үз гомереңне багышла сөюгә,
Хак түгел йөрергә тилмереп.
Һәр эшләрең синең изгелектән торсын,
Күңелләрең булсын гел киң.
Үз туганнарыңа, әти-әниеңә
Игелекле бала бул син.
Үсеп буйга җиткәч, туган йортны ташлап,
Насыйп була читкә китәргә.
Туган ягыбызга, әткәй-әнкәйләргә
Кайтыйк без хәлләрен белергә.
Һәр эшләрең синең изгелектән торсын,
Күңелләрең булсын гел киң.
Үз туганнарыңа, әти-әниеңә
Игелекле бала бул син.
Һәр эшеңне башла изге ният белән,
Үз язмышың синең кулыңда.
Гореф-гадәтләрне, телебезне, динне
Саклап кал киләчәк буынга.
Һәр эшләрең синең изгелектән торсын,
Күңелләрең булсын гел киң.
Үз туганнарыңа, әти-әниеңә
Игелекле бала бул син.
