Әле генә егет идем,
Иллене куып барам.
Улым егет булып җитте,
Артыннан карап калам.
Улыкаем, улкаем, кадерле балакаем,
Тормыш юллары катмарлы,
Начарлыкка юлыкма.
Шатлыгым да, кыеным да
Минем өчен син бар, улым,
Синең өчен мин — әтиең барын онытма.
Ерак юлларда каламдыр
Яныңда кирәгемдә.
Нинди генә еракта да
Син минем йөрәгемдә.
Улыкаем, улкаем, кадерле балакаем,
Тормыш юллары катмарлы,
Начарлыкка юлыкма.
Шатлыгым да, кыеным да
Минем өчен син бар, улым,
Синең өчен мин — әтиең барын онытма.
Язсын, улым, озак еллар
Аллы-артлы атларга.
Син иллегә, мин картлыкка
Барып җитәр якларга.
Улыкаем, улкаем, кадерле балакаем,
Тормыш юллары катмарлы,
Начарлыкка юлыкма.
Шатлыгым да, кыеным да
Минем өчен син бар, улым,
Синең өчен мин — әтиең барын онытма.