Тама, тама күз яшең

Күзләреңне яшьләндереп
Йөзләремә карадың, карадың, карадың.
Күз яшьләреңне күреп мин
Сагынуыңны аңладым, аңладым, аңладым.

Тама, тама, тамадыр
Сагынып мине күз яшең.
Елагандай тал-тирәкләр,
Суккачтын утлы яшен.

Күз яшьләрең яра булып
Тамды салкын учыма, учыма, учыма.
Бергә булмау сәбәбенең
Чыгалмадым очына, очына, очына.

Тама, тама, тамадыр
Сагынып мине күз яшең.
Елагандай тал-тирәкләр,
Суккачтын утлы яшен.

Чәчләр чәчкә бәйләнмәве
Язмыштыр ул, күрәсең, күрәсең, күрәсең.
Үткәндәге кебек сиңа
Бәхет телим, беләсең, беләсең, беләсең.

Тама, тама, тамадыр
Сагынып мине күз яшең.
Елагандай тал-тирәкләр,
Суккачтын утлы яшен.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.4 (5 голосов)
Бу җыр репертуарында бар
« »