Кайда гына йөресәк тә,
Тормышта дуслар кирәк.
Танышлар бик куп булса да,
Чын дуслар була сирәк.
Кайгыда да, шатлыкта да
Тормышта дуслар кирәк.
Авыр чакта алтын киңәш
Дуслардан була бүләк.
Яшәү көчен авыр чакта
Чын дуслар гына бирә.
Бары яхшы дуслар гына
Синең хәлеңне белә.
Кайгыда да, шатлыкта да
Тормышта дуслар кирәк.
Авыр чакта алтын киңәш
Дуслардан була бүләк.
Бергә булыйк, бердәм булыйк,
Жырлап яшик, дусларым.
Сезнең белән бик күңелле
Булыр гомер юллары.
Кайгыда да, шатлыкта да
Тормышта дуслар кирәк.
Авыр чакта алтын киңәш
Дуслардан була бүләк.
Бу җыр Әнвәр Нургалиев репертуарында бар
Добавлено tatassr в СР, 02/10/2024 - 21:07
«
»