Килеп чыкса кичекмәстән йомышым, зарым,
Өзәрем кирәктә тоям дусларым барын.
Булса булсын диләр дустың үзеңнән яхшы,
Сез булганга, яхшы дуслар, йөзләрем якты.
Бер урамнарда үскәндәй, бер туганнардай,
Бер сүздә, бер уйда бит без, яхшы дусларым.
Дөнья нужасын бергә куасы, яшәдек бергә,
Яшибез, яшәрбез тагын.

Дус белән дус арасына салкынлык керсә,
Хәтер калдырырлык сүзләр йөрәккә тисә,
Кирәксә — дустың алдында башың иелсен,
Дустыңа чын дус икәнен шунда күрерсең
Бер урамнарда үскәндәй, бер туганнардай,
Бер сүздә, бер уйда бит без, яхшы дусларым.
Дөнья нужасын бергә куасы, яшәдек бергә,
Яшибез, яшәрбез тагын.
Дөнья нужасын бергә куасы, яшәдек бергә,
Яшибез, яшәрбез тагын.
Тормыш гел кәеф-сафадан, бәйрәмнән тормый,
Ашаган-эчкәннәр бергә бар да дус булмый.
Кем дуслыгы, чын дуслыгы гомер үтеп таныла,
Исән-сау булыйк, дусларым, дөнья малы табылыр.