Тәмәкене тартмадым,
Эчә идем — ташладым.
Эшемнән дә вакытында
Өйгә кайта башладым,
Һай, шулай да эш харап:
Хатынга булмый ярап.
Уртанчысын уйнатам,
Иң кечесен йоклатам.
Чебен тими чер иткәнен
Елавыннан туктатам,
Һай, барыбер эш харап:
Хатынга булмый ярап.
Суын булса — китерәм,
Керен булса — киптерәм;
Идәнен булса — себереп,
Көзгедәй ялт иттерәм,
Һай, болай да эш харап:
Хатынга булмый ярап.
Тозлыйм кыяр, каклыйм каз…
Ял итим дисәм бераз:
«Син — ир кеше, сиңа, — ди ул, —
Җитмеш төрле һөнәр аз!»
Уф, арыдым… эш харап:
Ничек тә булмый ярап!