И авылым, чишмәләрең,
Әйтерсең сеңелләрем.
Кушылып челтерәр идем,
Белсәм әгәр телләрен.
Бу чишмәләр суын эчкән
Күпме асыл ир-егет
Кай илләрдә баш куйды икән,
Кан-яшь түгеп тилмереп? ..
Мин дә киттем авылымнан,
Баштан ниләр кичмәгән?
Ятып елаган шикелле
Агып калды чишмәләр …
Кайтсам, моңаеп калгансың,
Авылым, ни хәлләрең?
Кайталмаган улларыңны
Сагынадыр чишмәләрең …
Бу җыр Зөһрә Сәхәбиева репертуарында бар
Добавлено Almaz в ПТ, 04/10/2024 - 19:12
«
»