Күңелем гөл кебек

Гөлгә дә бит якты кирәк
Торсын өчен гел көлеп.
Әллә үзем дә гөл микән? —
Күңелем гел гөл кебек.
Тәрәзәгә баккан саен
Яктырамын көн кебек.
Тәрәзәгә баккан саен
Яктырамын көн кебек.

Ничә көн инде минем дә
Тәрәзәдә күзләрем.
Шушы якты тәрәзәдән
Алып булмый үзләрен.
Белмим, кемне көтүемдер?
Белмим, кемне күзләвем?
Белмим, кемне көтүемдер?
Белмим, кемне күзләвем?

Гөлгә дә бит якты кирәк
Торсын өчен гел көлеп.
Әллә үзем дә гөл микән? —
Күңелем гел гөл кебек.
Тәрәзәгә баккан саен
Яктырамын көн кебек.
Тәрәзәгә баккан саен
Яктырамын көн кебек.

Белмим, кемне көтүемдер?
Белмим, кемне күзләвем?
Белмим, кемне көтүемдер?
Белмим, кемне күзләвем?

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »