Син чыгасың, әнкәй, коега

Категория: көе сүзләре

Кая барсам, кайда йөрсәм дә мин,
Күңелемә шулай тоела:
Пар кулыңа пар чиләгең асып,
Син чыгасың, әнкәй, коега.

Изге теләк теләп үстердең син,
Бассыннар дип тизрәк аякка.
Шул сүзләрең синең искә төшә,
Юнәлсәм дә менә кай якка.

Кое янында син ишетерсең
Миннән сиңа хәбәр килгәнен.
Син һәркемгә очрыйсыңдыр, әнкәй,
Мөлдерәмә килеш чиләгең.

/Сибгат Хәкимнең бу шигыре ("Әниемә" дип атала)
1955 елда басылган, төп нөсхәдә 4 куплет/

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9 (2 голоса)
Бу җыр , репертуарында бар
« »