Әллә ялгыштык микән?

Кичләр килде сүрелеп,
Гөлләр өздем үрелеп.
Сиңа əйтер сүзем калды
Шул гөлләргә төрелеп.
Җәйге кич тып-тын иде,
Тирә-юнь гел моң иде.
Әйтер сүземне әйтергә
Соң, дидем шул, соң инде.

Кәккүк тавышын тыңлый-тыңлый
Су буйларын урадык.
Җәйге кичнең моңсулыгын
Аерылуга юрадык.
Шундый кичне, елый-елый,
Нигә аерылыштык икән?
Очрашмаска сүзләр куеп
Әллә ялгыштык микән?

Иртәгесен чыклар төште
Яраткан гөлләремә.
Күзләреңнең моңсулыгы
Калды гомерләремә.
Очраштык без бүген дә,
Гомеребез көзендә.
Сагыш күрдем, ачы сагыш
Синең моңсу йөзеңдә.

Яшьлегебез таңында
Ник аерылыштык икән?
Очрашмаска сүзләр куеп
Әллә ялгыштык микән?
Очрашмаска сүзләр куеп
Әллә ялгыштык микән?..
Әллә ялгыштык микән?..
Ялгыштык микән?..

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »