Ак кына

Зәңгәр күктән кояш көлсә
Елмаялар гөлләрем.
Сине уйлап үтә микән
Иртәләрем, кичләрем?

Тәрәз төбем вак кына,
Чәчкәләрем ак кына.
Мәхәббәтнең юлларыннан
Үтик әле чак кына.

Күңел түре гөлбакчамның —
Синдер мәхәббәт гөле.
Хисләремне аңлатырга
Кирәк сандугач теле.

Тәрәз төбем вак кына,
Чәчкәләрем ак кына.
Мәхәббәтнең юлларыннан
Үтик әле чак кына.

Назлар кирәк гөлләргә дә,
Күңелләргә — җылы сүз.
Саф сөюле гомер белән
Яшәсәк иде лә без.

Тәрәз төбем вак кына,
Чәчкәләрем ак кына.
Мәхәббәтнең юлларыннан
Үтик әле чак кына.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »