Әрәмәгә керсәм, үлән сирәк,
Сахраларга чыксам, җир җиләк;
Эчемдә генә минем утлар яна,
Ник җилкенә икән бу йөрәк?
Ай-һай гына диеп бер кычкырсам,
Яңгырыйдыр кыя ташлары;
Табылмаган дөнья малы өчен
Каңгырыйдыр егет башлары.
Арыслан ла киек, ай, алдырмас,
Каршысында биек тау булса;
Егет тә генә кеше һич кайгырмас,
Газиз башы аның сау булса.
Варианты песни
Бу җыр Фердинанд Сәлахов, Ярамир репертуарында бар
«
»