Без ал идек, без гөл идек,
Кайнаша торган идек.
Җыен дуслар бергә килеп
Сайраша торган идек.
Ай-ли замана,
Замана үтеп бара.
Кимә калфак, бәйлә чәчәк,
Чәчәк бәйли торган чак.
Уйнасак, көлсәк — шушы чак,
Үтә безнең рәхәт чак.
Ай-ли замана,
Замана үтеп бара.
Сибелә чәчем, сибелә чәчем,
Сибелсен дә үрелсен.
Тау ярылсын, таш эресен,
Ташлар ярым түгелсен.
Ай-ли замана,
Замана үтеп бара.
Су буенда акбүз атлар,
Бар да каеш нукталы.
Сагынмам дип әйтмә, бәгърем,
Сагынырсың, тукта (ә)ле.
Ай-ли замана,
Замана үтеп бара.
Комлы микән, ташлы микән
Йөри торган юлыгыз?
Күп җырладым, җырым бетмәс,
Хуш, исән-сау булыгыз!
Ай-ли замана,
Замана үтеп бара.
Замана үтеп бара…
Варианты песни
