Алып кит син!

Категория: көе һәм сүзләре

Дулкыннарын ярып киңлектә
Ак пароход йөзә Иделдә.
Акчарлаклар оча артыннан,
Хыялларым туа күңелдә.

Алып кит син, ак пароход,
Алып кит хыялларга.
Алып кит син еракларга,
Алып кит сөйгән ярыма.

Күңелләрем һаман омтыла,
Канатлана, оча, җилпенә!
Сине шулай сөюемне
Син, дускаем, бел генә.

Алып кит син, ак пароход,
Алып кит хыялларга.
Алып кит син еракларга,
Алып кит сөйгән ярыма.

Иделдәге ак пароход
Якыная, йөрәк тибенә.
Мәхәббәт — ул аклык, сафлык,
Алып китче сөю иленә!

Алып кит син, ак пароход,
Алып кит хыялларга.
Алып кит син еракларга,
Алып кит сөйгән ярыма.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »