Бер ягымда улым,
Бер ягымда кызым,
Берсе бер батырым,
Берсе бер йолдызым.
Шул икәү хакына
Түзәрмен бар(ы)сына,
Яшерәм җилләрдән
Канатым астына.
Балалар үссә дип,
Тормышка китә дип,
Өзеләм, ялганам,
Алда ни көтә дип.
Үксетмә, өшетмә,
Ярлыка, кимсетмә —
Ходайга ялварам.
Бәхетле бул, балам!
Тормыш ул ки яна,
Жәлләми аямый,
Сыный да сындыра,
Яшеңә карамый.
Сайлама юлларның
Катлаулы авырын,
Онытма әниең,
Әтиең барлыгын.
Балалар үссә дип,
Тормышка китә дип,
Өзеләм, ялганам,
Алда ни көтә дип.
Үксетмә, өшетмә,
Ярлыка, кимсетмә —
Ходайга ялварам.
Бәхетле бул, балам!
Янымда чагыгыз,
Хәсрәтсез чагыгыз,
Балачак илендә
Назланып калыгыз.
Туган йорт-ояда
Йокылар татлы да,
Көтәрбез — китәрсез,
Сагынып кайтыгыз.
Балалар үссә дип,
Тормышка китә дип,
Өзеләм, ялганам,
Алда ни көтә дип.
Үксетмә, өшетмә,
Ярлыка, кимсетмә —
Ходайга ялварам.
Бәхетле бул, балам!
