Бер караштан (икенче вариант)

Категория: көе һәм сүзләре

Бер күрүдән, күзләремә бактың, шул караштан,
Йөрәгемә аттың сөю утын. Яна хәзер, кайнар…
Янган йөрәгемне кем соң аңлар да
Гашыйк иттең мине бер караштан.

Шул күзләрдә күрдем дөнья матурлыгын,
Ул күзләрдә, тормышымның якты нуры
Ул күзләрдә…
Баса алмыйм йөрәгемнең янган утын,
Басмый кайнар утын…

Бер караштан очрашмыйлар күзләр,
Таб(а) алмадым сиңа әйтер сүзләр,
Елмаюың мине әсир итте, бәхет
Күкләренә алып китте бер карашың,
Алды бер карашың…

Шул күзләрдә күрдем дөнья матурлыгын,
Ул күзләрдә, тормышымның якты нуры
Ул күзләрдә…
Баса алмыйм йөрәгемнең янган утын,
Басмый кайнар утын…

Ул күзләрне бутап булмый йөзләр-меңнәр
Арасыннан, синең күзләр. Тик син генә,
Янып яшим хәзер синең өчен,
Мин бар(ы)сына әзер,
Сихерләде мине карашың.

Шул күзләрдә күрдем дөнья матурлыгын,
Ул күзләрдә, тормышымның якты нуры
Ул күзләрдә…
Баса алмыйм йөрәгемнең янган утын,
Басмый кайнар утын…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 5 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »