Керфекләрең нигә кара? (өченче вариант)

Керфекләрең синең нигә кара,
Күзлкәйләрең кара булмагач?
Яшь йөрәккә нигә ут кабыздың,
Ялкынында үзең янмагач?

Туп-туп итеп баскан туры атымның
Тояклары яшел ут икән.
Төшмәсен дә күзең матур ярга,
Мәңге сүнми торган ут икән. / Әһә-ә-әй! Әх!/

Ай да карый миңа моңсу гына,
Белгән кебек минем уемны.
Кем теләми сөйгән яры белән
Гомерлеккә бергә булуны? / Әһә-ә-әй! Әх!/

Аерылып әгәр ерак калсам
Очраша алмалбыз бәлки тиз генә.
Оныта алмамын сине һич бер вакыт
Тик онытырсың мине син генә. / Әһә-ә-әй! Әһәй!/

Голосов пока нет
« »