Әни генә

Әни генә бары, әни генә
Киләчәккә юллар салыша.
Әни генә мин бәхетле булсын өчен
Үгет бирә… фикер алыша.

Әни генә… бары әни генә
Вәгьдәләргә тугры кала, тора сүзендә!
Әни генә шул ул… әни генә
Чын дус, иптәш бу җир йөзендә!

Әни бит ул шундый, әни бит ул
Күңелемне боек иттермәс.
Әни генә мине дөрес аңлар, яклар,
Намусыма таплар төшермәс!

Әни генә… бары әни генә
Вәгьдәләргә тугры кала, тора сүзендә!
Әни генә шул ул… әни генә
Чын дус, иптәш бу җир йөзендә!

Әни өчен бала… әни өчен
Газиз булып кала гомергә.
Әни мине йөрәгендә йөрткән кебек
Йөртәм аны күңел түремдә!

Әни генә… бары әни генә
Вәгьдәләргә тугры кала, тора сүзендә!
Әни генә шул ул… әни генә
Чын дус, иптәш бу җир йөзендә!

Әни генә шул ул… әни генә
Чын дус, иптәш бу җир йөзендә!..

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »