Истәлеккә, әнкәй, җырың калды,
Моңың чыңлый колак төбендә…
Безне ташлап киттең, әнкәй-бәгърем,
Кышлар үтеп, язлар җиткәндә…
Безнең бергә булган вакытларны
Кайтарасы иде тагын да.
Башкаемны иңнәреңә куеп
Утырырга иде яныңда…
Зәңгәр күккә, ак болытка карап,
Сәламемне сиңа юллыймын.
Бик сагындым сине, әнкәй-бәгърем,
Сагышлардан тагын елыймын.
Безнең бергә булган вакытларны
Кайтарасы иде тагын да.
Башкаемны иңнәреңә куеп
Утырырга иде яныңда…
Күбәләктәй бүген карлар ява,
Учларыма җыйдым аларны.
Синнән сәламдер дим, әнкәй-бәгърем,
Ак болыттан төшкән карларны.
Безнең бергә булган вакытларны
Кайтарасы иде тагын да.
Башкаемны иңнәреңә куеп
Утырырга иде яныңда…
