Төнбоеклы күлдә ике аккош
Канат кага кичен тын гына.
Бу дөньяда, дуслар, сездән башка
Яшәп булмый икән җай гына.
Бу дөньяда, дуслар, сездән башка
Яшәп булмый икән җай гына.
Сезнең белән сагыш юкка чыга,
Илһам чишмәләрем яңара.
Сезне күрсәм — күңел моңга чума,
Чәчәк ата җәйге таңнарда!
Сезне күрсәм — күңел моңга чума,
Чәчәк ата җәйге таңнарда!
Сездән башка тормыш — караңгы төн,
Сездән башка тормыш — көйсез җыр!
Сезне күрсәм, бәлки, йөрәгемдә
Сагыш пәрдәләре ачылыр.
Сезне күрсәм, бәлки, йөрәгемдә
Сагыш пәрдәләре ачылыр.
Дуслар белән тормыш матурлана,
Дуслар белән туа җыр-моңнар.
Дуслар минем тормыш таянычы,
Аермасын безне язмышлар!
Мәңге шулай дуслар булып яшик,
Көнләшсеннәр күреп дошманнар!
Аермасын безне язмышлар!
Сезнең белән туа җыр-моңнар!..
Варианты песни
