Арага кертмик ятларны,
Берүк ялгышмыйк, җаным.
Көзләремдә язларым бул,
Син минем сөйгән ярым…
Бары сөелгән, сөйгәннәр
Бу дөньяда бәхетле.
Сүнәм дә, кабат кабынам
Ходай биргән бәхеткә.
Башым иям, рәхмәт сиңа
Ожмахлы мизгелемә…
Мәхрүм итмә, берүк, Тәңрем,
Сөю-наз хисең генә…
Бары сөелгән, сөйгәннәр
Бу дөньяда бәхетле.
Сүнәм дә, кабат кабынам
Ходай биргән бәхеткә.
Мәхаббәтле җәем белән
Мин бәхеттә гизәмен.
Син булганда яннарымда
Булмас минем көзлэрем..
Бары сөелгән, сөйгәннәр
Бу дөньяда бәхетле.
Сүнәм дә, кабат кабынам
Ходай биргән бәхеткә.
Бу җыр Эльмира Хлебникова репертуарында бар
Добавлено tatassr в ЧТ, 10/10/2024 - 22:20
«
»
