Тормышның борчулы чагында
Ташламасын безне сабырлык.
Җиңеп чыгардай көчләр булсын
Иңне баскан чакта авырлык.
Матур дөньяларны күммик без
Юк-бар, кирәкмәстән зарларга.
Тормыш юллары киң ачыла
Максатлары барларга.
Уфтанмыйк, зарланмыйк тормыштан,
Зарланырга юктыр сәбәбе.
Гомер кыска, бүген яшә әле,
Тукталганчы сәгате.
Кадерләргә газиз кешеңне
Капламасын юлыңны.
Гомерләр бары мизгел генә,
Бүген бир син барлык җылыңны.
Матур дөньяларны күммик без
Юк-бар, кирәкмәстән зарларга.
Тормыш юллары киң ачыла
Максатлары барларга.
Бүген ярат, сагышны тарат,
Кемгә күпме гомер бирелгән.
Матур дөньясы киләчәктә,
Ниләр булачагын кем белгән.
Матур дөньяларны күммик без
Юк-бар, кирәкмәстән зарларга.
Тормыш юллары киң ачыла
Максатлары барларга.
Уфтанмыйк, зарланмыйк тормыштан,
Зарланырга юктыр сәбәбе.
Гомер кыска, бүген яшә әле,
Тукталганчы сәгате.
