Ак мамыктай карлар ява
Синең ак күлмәгеңә.
Ак күлмәгең бәхет бирсен
Алдагы көннәреңә.
Саф мәхәббәт бер генә,
Тап төшермә үзенә.
Ап-ак карлар, ак күлмәк
Телиләр бәхет кенә.
Ак күлмәгең кидең теләп,
Бүгенгә ник бер генә.
Карлар эреп ага яз җитүгә,
Мәхәббәтең җитсен гомергә.
Саф мәхәббәт бер генә,
Тап төшермә үзенә.
Ап-ак карлар, ак күлмәк
Телиләр бәхет кенә.
Ак күлмәктән син бүген,
Бер гүзәлнең берсе үзең.
Киләчәгеңә теләп бәхет,
Җырлар җырлыйбыз бүген.
Саф мәхәббәт бер генә,
Тап төшермә үзенә.
Ап-ак карлар, ак күлмәк
Телиләр бәхет кенә.
Бу җыр Лариса Басыйрова репертуарында бар
Добавлено tatassr в ПТ, 11/10/2024 - 15:48
«
»
