Кечкенәдән сине яратып өзелеп,
"Абыем минем" — диеп үстем.
Син минем күз нурым, йөрәгемнең моңы.
"Сеңелем" — дип гел якын иттең.
Таяныч һәм терәк тоеп яшим, димәк
Абыем янымда булганга.
Кайгы-хәсрәт күрмә, "мин берүзем" димә…
Мин дә терәк синең яныңда!
Тәрбияләп үстердең, гел киңәшләр бирдең,
Ярдәм иттең авыр чакларда.
Син бит чын ир-егет, "абыем син" — диеп,
Үрнәк алып үссен улым да…
Таяныч һәм терәк тоеп яшим, димәк
Абыем янымда булганга.
Кайгы-хәсрәт күрмә, "мин бер үзем" димә…
Мин дә терәк синең яныңда!
Булышасың һаман, мин бурычлы сиңа,
Ләкин бурычымны кайтарам.
Икебез бер бөтен, аклансын өметең,
Сеңелең барлыгын онытма!
Таяныч һәм терәк тоеп яшим, димәк
Абыем янымда булганга.
Кайгы-хәсрәт күрмә, "мин бер үзем" димә…
Мин дә терәк синең яныңда!
