Гөлбакчаның чәчкәләре
Күзләремне сихерли.
Эзлим, эзлим — таба алмыйм:
Йөрәккә нәрсә җитми?
Сөйдерәсең, көйдерәсең,
Сөйдерәсең, көйдерәсең,
Уттан алып, суга салып,
Хисләремне сүндерәсең.
Күңелемнең түрләренә
Юл таптың берәү генә.
Йөрәккәем өзгәләнә
Бары син диеп кенә.
Сөйдерәсең, көйдерәсең,
Сөйдерәсең, көйдерәсең,
Уттан алып, суга салып,
Күңелемә ямь бирәсең.
Гомеремнең агышлары,
Таралып сагышлары,
Сине күргән көннән бирле
Әйләнде бит башларым.
Сөйдерәсең, көйдерәсең,
Сөйдерәсең, көйдерәсең,
Уттан алып, суга салып,
Йөрәгемне яшәтәсең.
Бу җыр Татьяна Ефремова репертуарында бар
Добавлено tatassr в ВС, 13/10/2024 - 21:22
«
»
