Һәр таҗыннан тамчы тамып тора,
Күз яшенә тулган розалар.
Гөнаһсызга кызны рәнҗетмәгез,
Әйтә сыман сары розалар.
Сары, сары, сары розалар,
Җырлатып та елатып алалар.
Сары, сары, сары розалар,
Бәхет теләп озатып калалар.
Сары төсне сагышка юрыйлар,
Күңелемдә хисләр дулыйлар.
Сагыш түгел, бәхет китерәбез дип,
Әйтә сыман сары розалар.
Сары, сары, сары розалар,
Җырлатып та елатып алалар.
Сары, сары, сары розалар,
Бәхет теләп озатып калалар.
Чәчәгем дип матур сүзләр белән,
Җаным диеп ихлас сөю белән.
Яшик гөрләп, матур бит дөньялар,
Әйтә сыман сары розалар.
Сары, сары, сары розалар,
Җырлатып та елатып алалар.
Сары, сары, сары розалар,
Бәхет теләп озатып калалар.
Варианты песни
