Сары розалар (икенче вариант)

Категория: көе һәм сүзләре

Шул, шул, сары, сары,
Шул, шул, сары, сары,
Шул, шул, сары, сары розалар,
Шул, шул, сары, сары…
Шул, шул, сары, сары,
Шул, шул, сары, сары розалар…

Кулларымда сары, сары розалар,
Яфраклары җилдә, жилдә коела.
Бар дөнья каршы чыкса да
Калдырмам сине ятларга.
Син, җаным, шуны да аңламыйсың ла,
Әйт син, кемнәр соң диде сиңа:
Чын мәхәббәт юк диеп дөньяда?
Ятлар сүзенә ышанма,
Сөюмне кире борма,
Мин бит синсез яши алмам!
Төнен йокламый җырлар язам,
Көнен урамны мин мең узам,
Розалар тотып сиңа каршы чыгам.

Кулларымда сары, сары розалар,
Яфраклары җилдә, жилдә коела.
Бар дөнья каршы чыкса да
Калдырмам сине ятларга.
Син, җаным, шуны да аңламыйсың ла…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 4 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »