Яратам (ундүртенче вариант)

Яратам мин сине,
Кояш яраткандай җирне.
Җиһан яраткандай җирне,
Яратам, яратам, яратам.

Дулкын сөя диңгез комын,
Акчарлаклар шаулый җырын.
Былбыл сөя бөдрә талын,
Ярсу елга яшел ярын.

Яратам мин сине,
Кояш яраткандай җирне.
Җиһан яраткандай җирне,
Яратам, яратам, яратам.

Җилләр сөя яфракларын,
Һәр җан таба тиңдәш парын.
Бер пар булып, бер җан булып
Яшик әле без дә җаным.

Яратам мин сине,
Кояш яраткандай җирне.
Җиһан яраткандай җирне,
Яратам, яратам, яратам.
Яратам мин сине,
Кояш яраткандай җирне.
Җиһан яраткандай җирне,
Яратам, яратам, яратам…
Яратам, яратам, яратам…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 4 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »