Тургайлар (беренче вариант)

Хәтфәгә төренде киң иген кырлары,
Иркәли күңелне тургайлар җырлары.
Яшидер ул кырлар, гел сезне сагынып,
Көтәдер яз саен, яшел шәл ябынып.

Тургайлар, тургайлар,
Сез ялгыш итмәгез,
Туган як кырларын
Калдырып китмәгез.
Тургайлар, тургайлар,
Сез ялгыш итмәгез,
Туган як кырларын
Калдырып китмәгез.

Киң кырлар өстендә тургайлар кагына,
Күңелем һаман да шуларны сагына.
Белегез кадерен, туган як бер генә,
Иң якын, иң газиз, тик туган җир генә!

Тургайлар, тургайлар,
Сез ялгыш итмәгез,
Туган як кырларын
Калдырып китмәгез.
Тургайлар, тургайлар,
Сез ялгыш итмәгез,
Туган як кырларын
Калдырып китмәгез.
Тургайлар, тургайлар,
Сез ялгыш итмәгез,
Туган як кырларын
Калдырып китмәгез…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7.5 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »