Әкрен генә йомшак кар яуа …
Каз өмәсе бүген авылда.
Хәтерләтеп безнең яшьлекне
Гармун моңы ярсып агыла.
Һаман истә: каз каурыйларын
Икәү сипкән идек юлларга.
Күк юлыннан казлар күп кайтты,
Ә син калдың ерак елларда.
Кулларыңда казлар чайкала,
Кызлар төшә казлар чайкарга.
Шул юлларда һаман күзләрем, —
Итер кебек бергә чакларга.
Бу җыр Фән Вәлиәхмәтов репертуарында бар
Добавлено Almaz в Втр, 15/10/2024 - 01:29
«
»