Әткәемә

Бик күп еллар, әткәй, киткәнеңә,
Күпме сулар инде актылар.
Синең йөргән эзләр сукмакларда,
Күңелләрдә мәңге калырлар…

Биргән киңәшләрең — изге китап
Йөрәк түрләремдә саклана.
Сагындым, бик сагындым диеп,
Догалардан көнем башлана.

Кулың болгап торып калган идең
Соңгы тапкыр мине озатып.
Син hаман да көтәсеңдер сыман
Моңсу күзләреңне талдырып.

Биргән киңәшләрең — изге китап
Йөрәк түрләремдә саклана.
Сагындым, бик сагындым диеп,
Догалардан көнем башлана.

Синең куллар hәрбер почмак саен
Мин әле дә тоям җылысын.
Изге җаның, алтын кулларыңа
Рәхмәтемнең иң-иң олысы.

Биргән киңәшләрең — изге китап
Йөрәк түрләремдә саклана.
Сагындым, бик сагындым диеп,
Догалардан көнем башлана.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 4 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »