Уфтанма әле

Категория: көе сүзләре

Тормышның һәр мизгеленә
Шатланыйк һәм ямь табыйк.
Чәчәктәй матур чакларның
Кадерен белеп калыйк!
Назга төренсен күңелләр,
Йөрәкләр булсын гашыйк.
Шушы матур дөньяларда
Сөеп-сөелеп яшик!

Уфтанма әле, уфтанма әле,
Үтеп бара еллар диеп,
Еллар белән артсын бәхет,
Гомер озын, үрләр биек.
Уфтанма әле, уфтанма әле,
Кала яшьлек артта диеп,
Бирешмичә бернигә дә,
Яшик бу дөньяны сөеп!

Үткәннәргә үкенмичә,
Киләчәккә без атлыйк.
Бар да яхшы булыр диеп,
Ышаныч-өмет баглыйк.
Янда булсын дус-туганнар,
Тормыштан ләззәт табыйк,
Гомер үтү бергә җиңел,
Бердәм булып без калыйк!

Уфтанма әле, уфтанма әле,
Үтеп бара еллар диеп,
Еллар белән артсын бәхет,
Гомер озын, үрләр биек.
Уфтанма әле, уфтанма әле,
Кала яшьлек артта диеп,
Бирешмичә бернигә дә,
Яшик бу дөньяны сөеп!

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 4 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »