Күпләр кебек яшим мин дә,
Күктән йолдыз чүпләмичә.
Яхшылыкны, яманлыкны
Бер бизмәндә үлчәмичә.
Дулыйм, ярсыйм, сабырланам,
Ялгышам да гыйбрәт алам.
Хаталарны таный-таный,
Яшим еллар саный-саный…
Күпләр кебек һәм үземчә,
Иелмичә, сер бирмичә.
Чит капкага кагылмыйча,
Киткәннәрне сагынмыйча.
Дулыйм, ярсыйм, сабырланам,
Ялгышам да гыйбрәт алам.
Хаталарны таный-таный,
Яшим еллар саный-саный…
Яшим, яшәү тәме татлы,
Булса да ул катлы-катлы.
Катлам саен яна бер сер,
Мин гашыйкмын сиңа, гомер.
Дулыйм, ярсыйм, сабырланам,
Ялгышам да гыйбрәт алам.
Хаталарны таный-таный,
Яшим еллар саный-саный…
