Хыялларым

Хыялларым минем шундый якты,
Миңа кайгы җиле янамый, җиле янамый.
Тукта, вакыт, бераз ял итеп ал,
Яшьлек елларымны санамый,
Яшьлек елларымны санамый.

Ашыкмачы син, вакыт, тукта, зинһар,
Санама син яшьлек елларым.
Тыңла, вакыт: ак чәчәктәй балкый
Күңелемдә өмет, хыялым.

Хыялларым белән күңелемдә
Очып үтәм биек тауларны, биек тауларны.
Ә мин кабат хыялыма кайтам,
Хыялымда урман шаулары,
Хыялымда урман шаулары.

Ашыкмачы син, вакыт, тукта, зинһар,
Санама син яшьлек елларым.
Тыңла, вакыт: ак чәчәктәй балкый
Күңелемдә өмет, хыялым.
Ашыкмачы син, вакыт, тукта, зинһар,
Санама син яшьлек елларым.
Тыңла, вакыт: ак чәчәктәй балкый
Күңелемдә өмет, хыялым…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 3 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »