Янма, йөрәк!

Янма, йөрәк, авыр сүз ишетеп,
Ул бит чынлап әйтмәде аны.
Күзләремә туры карамады,
Сөйгәнемнең зар-моңлы чагы.

Йөрәк, йөрәк, тиле гашыйк йөрәк,
Тукта инде, тукта янудан!
Яратуың белән бәхетле мин һәрчак,
Яратуың көчле давылдан.

Сызламачы, йөрәк, авыр сүздән,
Син бит сабыр, бераз түз инде.
Сөйгәнемнең зарлы-моңлы чагы,
Давыл үтәр, көт, син, көт инде!

Йөрәк, йөрәк, тиле гашыйк йөрәк,
Тукта инде, тукта янудан!
Яратуың белән бәхетле мин һәрчак,
Яратуың көчле давылдан.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 6 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »