Синсез язлар

Соңга калган язлар белән килгән безнең сөю,
Булды микән төссез мәхаббәт?
Сине көткән язлар күптән үтте инде,
Җавапсыз бит безнең мәхаббәт, мәхаббәт.
Җавапсыз бит безнең мәхаббәт.

Синсез язлар инде тиздән җитәр,
Синсез язлар бәхет китерми.
Ул язлардан сине көткән иләс күңелем
Йөрәгеңнән җавап ишетми.

Соңга калып яуган карлар сыман безнең сөю,
Йөрәккәең хисне ишетмәс.
Йөргән сукмакларны кар каплады инде,
Тормышымнан минем син киткән,
Тормышымнан минем син киткән.

Синсез язлар инде тиздән җитәр,
Синсез язлар бәхет китерми.
Ул язлардан сине көткән иләс күңелем
Йөрәгеннән җавап ишетми.

Җавапсыз мәхаббәт йөрәктәгеннең сөю
Катып, бәлки, аннан дәвалар.
Киләчәккә ышанычым калды әле,
Күңелемдә сүнмәс өмет бар, өмет бар,
Күңелемдә сүнмәс өмет бар.

Синсез язлар инде тиздән җитәр,
Синсез язлар бәхет китерми.
Ул язлардан сине көткән иләс күңелем
Йөрәгеннән җавап ишетми.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »