Сыңар алка

Бүләк иткән пар алкаңның
Югалды сыңарлары.
Үземне дә ялгыз итте
Язмышның сынаулары.

Йөрәгемне, әй, телгәли
Бу язмышның сынавы.
Парлы дигән алканың да
Кала икән сыңары.

Ялгыз гына яшәү җирдә
Кемгә дә җиңел түгел.
Сыңар алка күргән саен
Әрни ул минем күңел.

Йөрәгемне, әй, телгәли
Бу язмышның сынавы.
Парлы дигән алканың да
Кала икән сыңары.

Бүләк иткән сыңар алкаң
Йөри куен кесәмдә.
Үткәннәрем кире кайтмас
Ничә салып кисәм дә.

Йөрәгемне, әй, телгәли
Бу язмышның сынавы.
Парлы дигән алканың да
Кала икән сыңары.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 9.8 (4 голоса)
« »