Ялган сөю

Категория: көе һәм сүзләре

Сөям дидең, вәгъдә бирдең,
Кочагыма килеп кердең.
Белмәдең син сөюемнең
Давыл кебек көчлелеген.

Ялкын утын җил алдырмый,
Ялган сөю эз калдырмый.
Җаным димә, тия күрмә —
Яндырырмын.

Шәмле кичләр, ялган хисләр
Үттеләр шул, үтте инде.
Күңелемнең кылларына
Кагылмыйча киттең инде.

Ялкын утын җил алдырмый,
Ялган сөю эз калдырмый.
Җаным димә, тия күрмә —
Яндырырмын.

Бу дөньяда, адашкандай,
Бер ялгызың тилмерерсең.
Бәхетеңне югалтканга
Үкенерсең, үкенерсең.

Ялкын утын җил алдырмый,
Ялган сөю эз калдырмый.
Җаным димә, тия күрмә —
Яндырырмын.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 8 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »